Меню
Разработки
Разработки  /  Дошкольное образование  /  Тесты  /  10 класс  /  Арадаш аттестация өчен тест.

Арадаш аттестация өчен тест.

Татар төркеменең 10 нчы сыйныфы өчен татар әдәбиятыннан арадаш аттестация эше.

10.04.2019

Содержимое разработки

10А сыйныфында татар әдәбиятыннан арадаш аттестация эше (тест).

1. Татар әдәбиятында детектив жанрга нигез салучы:

а) К. Насыйри

б) М. Акъегетзадә

в) З. Бигиев

2. Бирелгән өзекнең авторы кем? “Муса исемле билгесез кешене эзләп табу иң зур бурыч булганлыктан, тикшерүчеләр бу эшне Шубин атлы бер сыщик шымчыга тапшырдылар”.

а) Р. Фәхретдинов

б) Ф. Кәрими

в) З. Бигиев

3. “Хисаметдин менла” әсәренең авторы:

а) З.Бигиев

б) М. Акъегетзадә

в) Р. Фәхретдинов

4. Г. Кандалый иҗатында төп тема:

а) авыл тормышы

б) мәхәббәт

в) гаилә

5. Г. Исхакыйның кайсы драма әсәрендә татар халкының аянычлы язмышы сурәтләнә?

а) “Кыямәт”

б) “Зөләйхә”

в) “Җәмгыять”

6. XX йөз башында мөселман хатын-кызының иң кыю образын тудырган автор:

а) Ф. Әмирхан

б) Г. Ибраһимов

в) Ш. Камал

7. Бирелгән өзекнең авторы кем?

“Шаулый диңгез...

Җил өрәдер...

Җилкәнен киргән кораб!

Төн вә көндез ул йөрәдер:

Юл бара ят ил карап...”

а) С. Рәмиев

б) Дәрдемәнд

в) М. Гафури

8. Кайсы драматургны “татар театрының атасы” дип атыйлар?

а) М.Фәйзи

б) К. Тинчурин

в) Г. Камал

9. Үзе шагыйрь, үзе миллионер. Сүз кем турында бара?

а) С. Рәмиев

б) Дәрдемәнд

в) Ш. Бабич

10. Г. Исхакыйның “Ул әле өйләнмәгән иде” әсәренең жанрын атагыз:

а) хикәя
б) повесть

в) новелла

11. Иҗтимагый тормыштагы яки көнкүрештәге тискәре күренешләрдән көлеп, чынбарлыктагы һәм кешеләрдәге көлкеле якларны күрсәтүче сәхнә әсәре:

а) драма

б) трагедия

в) комедия

12. Кемне яки нәрсәне дә булса гадәттән тыш күпертеп, иң чик дәрәҗәсенә җиткереп мактау шигыре:

а) мәдхия

б) мәрсия

в) касыйдә

13. Илдә урнашкан тәртипләр белән килешмичә, чит илгә киткән татар язучысы:

а) Г. Исхакый

б) М. Галәү

в) Ш. Камал

14. Аның нигезендә табигать белән бәйле хис-кичереш, тойгы, халәт ята:

а) гражданлык лирикасы

б) күңел лирикасы

в) пейзаж лирикасы

15. Мәүлә Колыйның фәлсәфи-дидактик эчтәлектәге афористик яңгырашлы лирик әсәрләре жанры:

а) мәдхия

б) мәрсия

в) хикмәт

г) кыйсса

16. XVIII йөздә яшәп иҗат иткән әдипләр:

а) Габдессәлам, Әхмәдбик, Т. Ялчыгол, Вәлид Каргалый

б) Ә. Каргалый, Ш. Зәки, Г.Кандалый, Һ. Салихов

в) Котб, Болгари, Х. Кятиб, С. Сараи

г) М. Кашгарый, Й Баласагунлы, Ә. Ясәви, С. Бакырганый




-75%
Курсы повышения квалификации

Проектная деятельность учащихся

Продолжительность 72 часа
Документ: Удостоверение о повышении квалификации
4000 руб.
1000 руб.
Подробнее
Скачать разработку
Сохранить у себя:
Арадаш аттестация өчен тест. (29 KB)

Комментарии 0

Чтобы добавить комментарий зарегистрируйтесь или на сайт