Балалар ө чен
шигъри табышмаклар
Г.Корбанованың “Аю булу кыенмы?”
китабы буенча
Төзеде – Ушакова Тамара Александр кызы
14нче гимназиянең татар теле укытучысы
Үзе шундый тәмле телле,
үзе шундый хәйләкәр.
Тун якасына әйләнә,
капкынга капса әгәр.
Бака ашый, балык ашый,
ашаса ашый күпләп.
Су буеннан кайтып керми,
кем ул? Әлбәттә, ... .
Буйлы-буйлы кием кия.
Канат какса, “без-з, без-з”, - дия.
Үзе белән йөртә угын.
Тотсаң аны, шешәр кулың.
Түп-түгәрәк кенә
чәнечкеле йомгак.
Берәр дошман күрсә,
яткан була йоклап.
Кап-кара ул җәен дә,
кап-кара ул кышын да.
Белгән сүзе – “кар” да “кар”,
өе – агач башында.
Сикерә дә сикерә ул,
түгел ләкин көнгерә.
Ялкау дигән исеме бар,
тик сикереп көн күрә.
Иртәсен дә, кичен дә
капкага карап ята.
Өреп каршы ала да
койрык болгап озата.
Ак түгәрәк йортында ул
яшәп, ахры, арыган:
бүген шуны ватып чыккан
һәм киенгән сарыдан.
Бара җирдән кара нокта,
бүрәнәсен салып сыртка.
Алар анда әллә ничә,
анда-монда йөгерешә.
Качып бетәр алар кышка.
Ул ни булыр? Ул - ... .
Җәй көннәрен яланда
Үлән ашый ул үзе.
Бик зур аның гәүдәсе
Һәм бар ике мөгезе.
Җирдә йөри, күктә оча,
суда да йөзә ала.
Язларын ишегалдында
ялгызы гына кала.
Йорт салыр өчен үзенә,
караңгы почмак тапкан.
Аның йорты – чебеннәргә
һәм черкиләргә капкын.
Кыска гына койрыгы бар,
колаклары бик озын.
Соры тунын кияр өчен,
ак тунын сала язын.
Тукылдата агачны ул:
тук-тук, тук-тук.
Чүкече гел үзе белән,
кадагы - юк.
Җир өстенә чыгалар,
җәй көне яңгыр яугач.
Кирәк булалар безгә,
балык тотарга баргач.
Ул бик матур хайван,
ул – бик көчле хайван.
Шундый көчне, белми,
аладыр ул кайдан?!
Оча белми, йөзә белми,
ул кош шундый – белми берни.
Ашый җирдән кортлар табып.
Кыт-кыт итә. Ул ни? ... .
Йөргәндә, ул һич ашыкмас,
йорты аның - түгәрәк таш.
Ул ташта юк тәрәз-ишек,
башы чыккан йортын тишеп.
Дошман күрсә, кача шунда.
Яхшы йөзә, батмый суда.
.
Эх, бер кереп чыгарга дип
Тора, бакчага карап.
Үзсүзле һәм киребеткән
Озын сакаллы “карак”.
Җәен оча бакчаларда,
Канатларын кага-кага.
Күлмәкләре төрле-төрле,
Берсен кия, берсен сала.
Ник ул кышын юк бакчада?
Аңлый алмыйм һич тә шуны.
Салкын кышта кияр өчен,
Бәлки, юктыр аның туны?
Үзе таза,үзе симез.
Бәбиләре җиде-сигез.
Борыны нәкъ тукмак кебек.
Пычрак суга баткан кереп.
Урмандагы өнендә ул
Кышны йоклап уздыра.
Бал ашыйсы килсә әгәр,
Умартаны туздыра.
Тавыкларның патшасы ул,
Бер таҗы бар башында.
Иртә белән кешеләрне
Уятырга ашыга.
Җылы якларда яши ул,
Тәмле банан ашый ул.
Кешегә охшаш үзе,
Ялтырый ике күзе.
Сузылып ята кара тасма.
Бик сак атла, өстенә басма.
Йомшак, тере йомгак ул.
Сөт эчә, каймак ашый.
Кунак киләсе булса,
Колагын юа башлый.
Оча белми, атлый белми,
Сикереп чума күлгә.
Елгада, сазда яши ул
Балыклар белән бергә.
.
Күзләре – кара, күзләре – төймә.
Яши ул кырда, яши ул өйдә.
Мәчеләр аңа һәрвакыт дошман,
Ярыкка әллә койрыгын кыскан.
Идән астында: “Чи-чи”, - ди ... .
.
Йә ак алар, йә кара...
Туннары бөдрә-бөдрә.
Абзар эчендә яши.
Кем ул? Кайсыгыз белә?
.
Агач башында - сикерә оста.
Койрыгы озын, колагы кыска.
.
Өрә белми, улый белә,
Башын чөеп югары.
Урман эчендә яши ул,
Этнең ерак туганы.